2018 елның 5 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә Кашбиевлар гаиләсенең алтын туй тантанасы узды.
Никахлашу Сараеның төп залында бу аяз матур көне юбилярларның барлык туганнары, балалары, оныклары һәм хезмәттәшләре җыелды.
Зәкәрия Кашбиевич һәм Рәшидә Гилмегалиевна бер мәктәптә укыганнар. Җиденче сыйныфта мәхәббәт очкыны йорәкләрендә гыйшык утын кабыза да инде. 1968 елның 3 маенды яшь пар никахларын законлы рәвештә теркиләр.
Хәзерге көндә юбилярлар лаеклы һәм тату гаилә үрнәге булып торалар. Кашбиевлар – хезмәт ветераннары, алар күпсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Зәкәрия Кашбиевич һәм Рәшидә Гилмегалиевна өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары бар.
Идарә белгечләр Кашбиевларны истәлекле вакыйгалары белән котладылар, шатлык, ныклы сәламәтлек, ак бәхет теләп, бүләкләр, ГХАТ Идарәсе Мактаулы актын һәм юбилей медален тапшырдылар.