2018 елның 4 маенда Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә игезәкләргә исем кушу тантанасы узды.
Загериев Илдар һәм Гүзәл гаиләсендә игезәкләр дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни улларына һәм кызларына матур гарәп исемнәре кушканнар– Әмир һәм Айлин. Загериевлар гаиләсендә шулай ук өлкән уллары Айрат үсеп килә. Игезәкләр туу белән гаилә күп балалы булды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре гаиләне чын күңелдән котладылар, ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләп, балаларның туу турында таныклыкларын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресларын тапшырдылар.