Әлмәт шәһәрендә 800-нче сабый бала туган

2018 елның 28 апреле, шимбә

            2018 елның  27 апрелендә  ТР Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ  Идарәсендә  800 сабый  тууы  теркәлде.  Бу  шатлыклы вакыйга Лебедевлар  Евгений Александр улы  һәм  Анастасия Геннадий кызының гаиләсендэ булды. 2018 елның 23 апрелендә аларның икенче балалары, кызлары туды. Сабыйга матур Виктория  исеме кушылды. Бу исем латин телендә «җиңу»не аңлата.

             ГХАТ Идарәсе белгече бәхетле  гаиләне  котлап, бала әтисенә сабыйның беренче дәүләт  документын - туу турында таныклык тапшырды.

             Сезне сабыегыз тууы белән тәбриклибез.  Кызыгыз сәламәт, бәхетле булсын! Ә сезгә  көч, сабырлык, гаиләгезгә муллык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International