Александр Васильевич белән Анна Владимировна кояшлы Мордовиянең Ново-Ямская авылында туып усәләр. Бер ук сыйныфта укыйлар. Александрны армиягә алгач, гомер буе бергә булырга ияләшкән яшьләр беренче тапкыр бер-берсеннәң аерылышырга мәҗбур булалар. Совет армиясендә хезмәт иткән яшь солдат узенен сөйгәнен өнытмый, ана еш кына мәхәббәт тулы хатлар жибәрә. Сөйгәненә Александр гомер буе Аннушка дип дәшә. Бераздан яшьләр уз туган якларына кайтып туй ясыйлар.
Александр Васильевич 40 елдан артык "Камгэсэнергострой" оешмасында бульдозерист булып эшли. Балалар бакчасы, мәктәп-шифаханәләр този. Анна Владимировна балалар бакчасында да, КамАЗ заводында да, сәудә дә эшли.
Александр Васильевич белән Анна Владимировнанын 3 балалары һәм 3 оныклары.
Уз кочләре белән алар бакча да този, матур чәчәк-яшелчәләр дә устерә.
Кадерле Александр Васильевич һәм Анна Владимировна! Бер-берегезңе саклап, хөрмәт итеп бәхетле озын тормыш юлдаш булсын сезгә!