Татарстан Республикасы Дәүләт советының кече залында муниципаль идарә өлкәсендә үткәрелгән бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләү узды. Түбән Кама вәкилләре сәхнәгә өч тапкыр күтәрелделәр.
Алар арасында –– Түбән Уратма авыл җирлеге секретаре Хәкимова Гулюся Габдельбаровна да бар иде. «Электрон хуҗалык китап» системасын нәтиҗәле файдалану өчен, ул бәйгедә җиңүче итеп билгеләнде.
Гулюся Габдельбаровна җирле үзидарә органнарында 27 ел эшләгән, «Җирле үзидарә органнарын үстерү өчен» медаль белән бүләкләнгән. Гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә Гулюся Габдельбаровна документлар белән генә шөгыльләнеп калмый, ә зур игътибарны гаилә- көнкүреш йолаларына һәм традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерә. Түбән Кама муниципаль районының авыл җирлекләре секретарьлары муниципаль смотр-бәйгесендә гаилә кыйммәтләрен ныгыту буенча эшен күрсәтү һәм иң яхшы презентация эше өчен, ул өченче урын алды.