Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче Баязитова Фатыйма Гомәр кызының 95 яшьлек юбилее

2018 елның 27 апреле, җомга

      Бүген үзенең 95 яшьлеген билгеләп үтә Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче Баязитова Фатыйма Гомәр кызы. Юбилее белән котларга аны район башлыгы урынбасары Әнәс Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов килделәр. Тыл хезмәтчәненә Россия Федерациясе Президентының хатын һәм  район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Фатыйма апага ныклы сәламәтлек һәм аяз күк йөзе теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International