Кайбыч районы Борындыкта яшәүче Гөлҗиһан Яруллинага 95 яшь тулды

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Әле күптән түгел генә, 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын алган иде кебек.Күз ачып йомган арада биш ел гомер узып киткән дә, ил башлыгының тагын бер рәхмәт хаты килгән. Юбилярга аны башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов тапшыр­ды. Тышына «Мәскәү. Кремль» дип язылган конвертны беренче тапкыр гына кулына алуы булмаса да, Гөлҗиһан апа котлауга сабый баладай шатланды. Изге теләкләрен ирештерергә дип авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та килде, балалары һәм оныклары җыелды. 

Кремльдән килгән хатны тапшырып, Фирдүс Әхмәтов район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны күркәм бәйрәме белән котлады, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк итте. Гөлҗиһан апа үзенә күрсәтелгән игътибарга һәм ихтирамга шат булды, ихлас рәхмәтен әйтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International