Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Бөек җиңү көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар. Тантаналы чара Балтач районы Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты тарихы музеенда узуы белән дә истәлекле булды. Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова сәламләде. Ә инде паспортларны яшүсмерләргә Федераль миграция хезмәтенең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов тапшырды, шулай ук район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Айсылу Нуриева да җылы теләкләр ирештерде. Музей директоры Фирая Зыятдинова катнашычуларны музей тарихы, әһәмияткә ия булган экспонатлар белән таныштырды, балаларга истәлекле брошюралар тапшырды.