Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Халыкара Кызлар көне

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

25 апрель – Бөтендөнья Халыкара Кызлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу гаилә бәйрәме, чөнки кыз бала - гаиләнен тулы хокуклы әгъзасы. Гаиләдә бала туу түземсезлек белән көтеп алына. Һәр туган бала – ул тормышыбыз көзгесе, нәселнең дәвамчанлыгы булып тора. Бала табу – һәр яшь әнине тулаем үзгәртеп куя. Ә менә кыз бала туу, гаилә башлыгы – әтинең балага булган карашын алыштыра. Әти кешенең үз кызына карата аерым бер җылы хисләре туа.  Түбән Кама ГХАТ идарәсенең баш белгече Нуриева Венера 13 балага туу турында тапшырды, шуларның өчесе кыз балага. Спиридонов Артем шундый бәхетле әтинең берсе. Алар гаиләсендә көтеп алынган кыз бала  барлыкка килде. Әти-әнисе аңа Кира исемен бирделәр. Грек теленнән алынган бу исем – “ханым” дигән мәгънәне аңлата. Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгече балага ныклы сәламәтлек, йөзеннән елмаю чаткылары китмәсен дигән изге теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International