Минзәлә шәһәрендә урнашкан балалар сәнгать мәктәбендә, 25 апрель көнне районның 47 укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм иң изге теләкләрен җиткереп, районныбызныь башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Н.Бикеева, ГХАТ бүлеге мөдире А.Куприянова, “Бердәм Россия”партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Е.Сысоева, миграция бүлеге җитәкчесе Г.Плотникова тапшырды. Шулай ук укучыларны котларга мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.