Түбән Кама ГХАТ идарәсе “Нечкәбил” конкурсында

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

                 Һәрвакыттагыча 2018 елда да  Казан шәһәрендә “Нечкәбил” конкурсы булачак. “Ныклы гаилә” кысаларында Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов канаты астында үткәрелә торган бу конкурста Түбән Кама ГХАТ идарәсе  хезмәткәре  Айгөл Фазлыева катнашачак.

                 Айгөл никах теркәү буенча тантаналар алып баручы. Шуңа күрә Түбән Кама яшьләренә ул бик яхшы таныш. Үзенең эш дәверендә Айгөл зур исемнәргә иреште: ГХАТ идарәсенен 100 еллыгына багышланган чараларда актив катнашып, “Иң яхшы никах теркәү тантанасын алып баручы” исеменә лаек булды.

Киләчәктә аңа уңышлар һәм конкурста җиңү яулавын теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International