Сарман районы Рангазар авылында гомер кичерүче, тыл һәм хезмәт ветераны - Нуриәхмәтова Фәһимә Гамирҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Фәһимә апаны тәбрикләргә район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, туганнары, балалары, оныклары да килгән иде алар ветеранга иң җылы котлауларын ирештерделәр. “Биш вакыт намазын калдырмый, күзлексез “Сарман” газетасын укый, инде иң кечебез пенсия яшендә булса да, һаман безне эшкә өйрәтә,”- диделәр балалары аның хакында.