2018 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бу бәйрәм көнендә ун Яшел Үзән гаиләсе, аларда икенче, өченче һәм аннан соңгы туган балаларга ана (гаилә) капиталына сертификат алдылар.
Яшел Узән шәһәре, Яшел Узән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе урынбасары Марат Хафизов котлады, бәхетле ата-аналарны иң мөһим һәм шатлыклы вакыйга - бала тууы белән котлады һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлек теләде. Аннан соң тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырганда, Марат Раис улы, ана капиталы акчаларын нинди максатка җибәрергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бирде.
Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 11 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарның тормыш сыйфатларын арттыру өчен юнәлдерелгән.
Шушы еллар дәверендә безнең районда Ана капиталы алу өчен 15 меңгә якын гаилә сертификатлар алды.
Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге каршында төзелгән «Пар канатлар» клубы «Азнакай» ресторанында чираттагы очрашу үткәрде. Алып баручы һәм чараны оештыручылар ялгыз ир-атларга һәм хатын-кызларга үзенең икенче яртысын табарга булыштылар. Бу максатка ирешергә шулай ук алар алдында чыгыш ясаган артистлар, мәдәният бүлеге үзешчән сәнгать кешеләре ярдәм иттеләр. Беркем дә битараф булып калмады һәм барлык уеннарда, биюләрәдә, викторинада катнаштылар. Азактан килгән кунаклар оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм шушындый очрашулар кабатланыр дип өметләнеп калдыла.
Азнакай шәһәрендә зур балачак бәйрәме барлык мәйданчыкларында һәм паркларда булып узды. Ә кич белән татар эстрады артистлары катнашында, шәһәрнең Татарстан мәйданында хәйрия концерты узды. Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче 2 баланың гаиләләренә тапшырылды.
2018 нче елның 3 нче июнендә Чистай шәһәрендә Нина Владимировна һәм Александр Яковлевич Кругловларны 50 ел бергә тату һәм мәхәббәттә тормыш итүләре белән хөрмәтләделәр.
Әлеге тантаналы көндә Кругловлар гаиләсен котларга якыннары килделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы аларны аеруча тантаналы тәбрикләде. Ул Кругловларның балалары һәм оныкларының алардан үрнәк алуларына һәм нык гаиләләр төзүләренә өмет итүен белдерде.
2018 елның 2 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә шимбә инструктажы узды.
2018 елның 2 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысаларында традицион шимбә дәресе узды.
2 июнь көнне Теләче районы Күкчә авылында яшәүче Мансура Фәттәхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Халыкара балаларны яклау көне Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлеге өчен бик уңышлы булды. Бүлек белгечләре 3 балага туу турында акт теркәделәр. Районыбыз халкын 3 кыз тулыландырды.
Раяна – Газизовлар гаиләсендә беренче бала булса, Ясминә – Сәдретдиновлар гаиләседә ике улдан сон көтеп алынган кыз һәм сеңел. Диана – шулай ук гаиләдә өченче бала, апасы һәм абыйсы өчен зур сөенеч.
Балалы йорт – нурлы йорт. Алар йортларыбызга сөенеч һәм бәхет, әти-әниләр тормышына жылылык, бәрәкәт өстиләр. Гаиләдә сабый дөньяга килүдән дә әһәмиятлерәк чара юктыр кеше тормышында. Райондашларыбызның Рәмзия һәм Илшат Гыйлметдиновлар гаиләсе дә иң бәхетле мизгелләр кичерәләр. Гыйлметдиновлар гаиләсе хәзер күп балалы гаилә статусына лаек.
2014 нче елда Гыйлметдиновлар гаиләсендә игезәк кызлар – Зилия һәм Дилия дөньяга килде, ә быел исә 29нчы май көнне гаилә бәхетен тагын да тулыландырып өченче бала варис – Эмиль дөньяга килде.