2018 нче елның 3 нче июнендә Чистай шәһәрендә Нина Владимировна һәм Александр Яковлевич Кругловларны 50 ел бергә тату һәм мәхәббәттә тормыш итүләре белән хөрмәтләделәр.
Әлеге тантаналы көндә Кругловлар гаиләсен котларга якыннары килделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызы аларны аеруча тантаналы тәбрикләде. Ул Кругловларның балалары һәм оныкларының алардан үрнәк алуларына һәм нык гаиләләр төзүләренә өмет итүен белдерде.
Кругловлар юбилярларның Истәлек китабына кул куйдылар. Аларга якты тормыш юлын символлаштыручы картина бүләк ителде.