2 июнь көнне Теләче районы Күкчә авылында яшәүче Мансура Фәттәхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
Мансура апа гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. 1940 елда мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, хуҗалыкта эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлаганда аңа нибары 13 яшь була. Хуҗалыкта кассир–табельчы булып эшли. Соңрак Ташкентка китә, тормышы яхшы булса да, туган ягын сагынып, Казанга кайта. Язмыш җилләре аны кире туган ягына тартып кайтара, Күкчә авылы егете Әнвәргә тормышка чыга. Биш балага тормыш бүләк итә. Мансура апага бик күп урыннарда эшләргә туры килә. Хуҗалыкта бригадир да, кибетче дә, тегү комбинатында, хуҗалыкта бухгалтер вазыйфасын да башкара ул. Кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп башкара.
Бүген Мансура Фәттәхетдинова балалары тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Җиде оныгының, дүрт оныкчыгының яраткан әбисе дә ул.