ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2018 ел
шимбә

Бүген, 1 июнь көнендә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Арча үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә ЗАГС  хезмәткәрләре яшь әти-әниләрне сабыйларының туулары белән котлап, аларның гаиләләренә тынычлык һәм игелек, җылылык һәм яктылык, гаилә рәхәте теләделәр!

Бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

«Бала тартмасы» — “Синең файдага” хәйрия фонды проекты. Программаның максаты - авыр тормыш хәлендә калган: күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ялгыз аналарга тигез старт мөмкинлекләре бирү. Бу тартмада яңа туган сабый өчен,  туган көннән  алып алты айга кадәр кием-салым, юрган, җылы конверт, пеленка, аксессуарлар - барлыгы 29 позиция, һәм сөт продукциясенә 100 сумлык 10 сертификат бар.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, Халыкара балаларны яклау көнендә, яңа туган сабыйларны хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Бүгенге көндә  районда 2251 күп балалы гаилә яши. Аларның саны  елдан-ел арта бара. 2018 елның биш ай нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәрендә 1000 бала туды. Шулар арасында 406  гаиләдә - икенче бала, 171 гаиләдә - өченче бала, 30 гаиләдә – дүртенче бала туа. Ә 10 гаиләдә игезәкләр дөньяга килде.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ Идарәсендә июнь аеның беренче көннәрендә 40 пар никахларын теркәгән!

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Сабый бала телендә» проекты старт алды.

Спорт ярышлары бина эчендә, ә уеннарның күбесе Александр бакчасында, Ленин мәйданында узды. Мәйданда асфальтта рәсем төшерделәр, бакча эчендә диңгез темасы белән бәйләнгән уеннар уйнадылар.Спорт ярышлары бина эчендә, ә уеннарның күбесе Александр бакчасында, Ленин мәйданында узды. Мәйданда асфальтта рәсем төшерделәр, бакча эчендә диңгез темасы белән бәйләнгән уеннар уйнадылар.

 1 июнь - Балаларны яклау көнендә – Менделеевск районы ГХАТ бүлеге  хезмәткәрләре “Коляскалар парады” дип исемләнгән  конкурс  уздырды. Әти-әниләр бала арбаларын бизәгәндә барлык осталыкларын эшкә җиккәннәр. Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскаларны караганнан соң, жюри җиңүчеләрне игълан итте. Нәтиҗәдә төп бүләкләргә Килиннар, Ефремовлар, Филатовлар һәм Тихоновлар гаиләләре лаек булды.

      2018 нче елның 1нче июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  Чистай шәһәренең “Чистай” мәдәни - күңел ачу үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырдылар.

      Хезмәткәрләрнең һәм туганнарының балалары  балачакка  багышланган шигырьләр укыдылар, үз гаиләләрендә булган  мавыктыргыч хәлләр турында сөйләделәр. Күңелле аттракционнар, чәй эчү һәм бүләкләр  бәйрәмдә катнашучыларга шатлык, онытылмаслык кәеф өстәделәр.

Бала- ул тормышыбызның мәгънәсе, ата-ананың дәвамчылары һәм илебезнең якты киләчәге. 1 июнь – Бу көн тулысынча тормышыбызның яме булган кечкенә балаларыбызга багышлана.

29 май көнне Ильдар Исмәгыйль улы һәм Резеда Азат кызы Гимадиевлар гаиләсендә өченче бала булып нәни сабыйлары – Ризван дөньяга аваз сала. 01 июнь көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә  нәни сабыйның туу теркәлде.

Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 30 сабый теркәлде:16-малай һәм 14 кыз. Шуларның 12 се гаиләдә  беренче бала , 10 – икенче, 6 -  өченче, 2-дүртенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Адель, Алан, Арман, Данил, Ибраһим, Рамзан, Роберт, Роман, Рәдим, Сергей, Сөләймән, Хәким, Тамерлан, Эмиль, Юрик, Азалия, Аделя, Асэлия, Арина, Алиса, Асель, Амелия, Ева, Мирослава, Полина, Рамина, Разалия, Самира, Снежана дигән  матур исемнәр бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International