Жәйнең беренче көне һәм жәйге каникуллар вакыты җитте. Балаларга кунакка Идел буе районы ГХАТ начальнигы Потапова Вера Василий кызы, Идел буе районы буенча «Бердәм Россия» кабул итү бүлеге башлыгы Андреева Татьяна Владимир кызы, Казан шәһәр думасы депутаты Руслан Габдулла улы Минабутдинов килде. Кунаклар балаларның жәйге ялы куңелле узсын өчен уен һәм спорт инвентарьлары бүләк иттеләр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балалар очен тәмле чәй өстәле әзерләгәннәр иде.
Аларга җәйге яллаларын күңелле үткәрүләрен телибез!
Үткән май аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 16 малай һәм 24 кыз. Иң кечкенә бала 2100, ә иң зуры – 4300 грамм. Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 42 яшь.
Май аенда иң популяр исемнәр Алина, Виталина, Макар.
Сирәк очрый торган исемнәр Райян.
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.1 июнь- Халыкара балалар яклау көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ бүлеге, ФМС хезмәте белән берлектә 14 яше тулган 15 яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар.Бу куанычлы чара ГХАТ бүлегенеңтантаналар залында узды. Килгән кунакларны, чарада катнашучыларны иң элек ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова сәламләде.
«Балачак Планетасы» бәйрәм программасы Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Ул М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты концертлар залында узды. Мәдәният йорты фойесында арт-галерея, «Әдәби бакча» фестивале, кул эшләнмәләре күргәзмәсе, аквагрим эшләде. Концерт залында спорт һәм иҗади конкурсларда актив катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котладылар.
Май аенда барлыгы 59 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Гаиләдә беренче бала булып 22 бала, икенче бала 24 гаиләдә, 11 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 2 пар иреште. Еш кына әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемнәр кушарга омтылалар. Узган айда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрдән: Залина, Ралина, Ляля, Рамазан, Илларион, Бехруз булды. Ә инде үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән парларның саны 8нче тудырды.
Әлмәт шәһәренең Никахлашу Сараенда, халыкара балаларны яклау көне кысаларында, беренче июнь көнне 1000-нче сабыйны тәбрикләү тантанасы уздырылды.
2018 елның 27 маенда Шилкиннар Артем һәм Гүзәл гаиләсендә өченче балалары – уллары туды. Аңа матур Руслан исеме кушылды. Бу истәлекле вакыйга белән Шилкиннар гаиләсен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе житәкчесе Әмирова Гүзәл Рәис кызы котлады, һәм әти-әниләргә, балаларның беренче дәүләт документы – туу турында таныклык белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырды.
Мәхмүтов Руслан белән Эльвира гаиләсе ир бала туу бәхетенә ирешеп аңа Риналь исеме бирелде. Бу исем «саклаучы» дигәнне аңлатып, баланы гомер буена саклап килер. Шулай ук, бу исемнең иясенә кеше белән аралашучан, тормышны ярату, җиңел һәм тиз танышу үзенчәлеге хас, ләкин күбрәк чын дуслыкны өстен күрә.
Ә инде бүлек белгече Елена Евгений кызы Трошихина бу гаиләгә туу турындагы таныклык белән истәлекле бүләк тә тапшырды.
1 июнь халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Сарман авылында Татар Илеге ял паркында “Балачак – бәхет иле” дигән зур бәйрәм үткәрелде.
Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә районның барлык оешмалары катнашты. Әкият геройлары балаларга төрле кызыклы уеннар уйнаттылар, балалар өчен иң матур җырлар, биюләр башкарылды.
2018 елның 01 июнендә, искиткеч матур бәйрәм-балаларны яклау көне уңаеннан, Муниципальара перинаталь үзәктә тантаналы рәвештә чыгарылыш узды.
Әниләрне яңа туган балалары белән бәхетле этиләр, әби-бабалар һәм якын туганнары каршы алды. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәре Айгөл Рөстәм кызы Замалдинова һәм акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Марат кызы Әхмәтҗанова яшь ата-аналарны аларның тормышларында булган искиткеч вакыйгалары белән котладылар.
Җиңү паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Парк бу көнне балаларның шатлыклы авазларына күмелде, яңгырап торды. Яшь минзәләлеләрне һәм аларның ата-аналарын төрле уеннар, аттракционнар, асфальтта рәсемнәр конкурсы, спорт ярышлары, викториналар көтте. Берничә ел инде балалар коляскасы парады үткәрү традициягә керде. Иң креатив автотранспорт чарасына уннан артык гаилә көрәште. Оригиналь автотранспорт җиңүчеләрен кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.