Үткән май аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 16 малай һәм 24 кыз. Иң кечкенә бала 2100, ә иң зуры – 4300 грамм. Иң яшь анага – 19, иң өлкән анага 42 яшь.
Май аенда иң популяр исемнәр Алина, Виталина, Макар.
Сирәк очрый торган исемнәр Райян.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 5 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 21 һәм 24 ел, иң олы кияүгә – 42, каләшкә – 35 яшь.