Тантаналы чыгарылыш

2018 елның 1 июне, җомга

2018 елның 01 июнендә, искиткеч матур бәйрәм-балаларны яклау көне уңаеннан, Муниципальара перинаталь үзәктә тантаналы рәвештә чыгарылыш узды.

Әниләрне яңа туган балалары белән бәхетле этиләр, әби-бабалар һәм якын туганнары каршы алды. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәре Айгөл Рөстәм кызы Замалдинова һәм акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Марат кызы Әхмәтҗанова яшь ата-аналарны аларның тормышларында булган искиткеч вакыйгалары белән котладылар.

Әйтергә кирәк, бәхетле ата-аналарның күбесе бу бәйрәм көнендә кулында беренче баларын гына түгел, әмма икенче һәм өченче балаларында тотып тордылар!

Беренче дәүләт документларын — туу турында таныклыклар һәм бүләкләр 4 яңа туган Даян, Айсылу, Антон һәм Арина ата-аналарына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International