Җиңү паркында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Парк бу көнне балаларның шатлыклы авазларына күмелде, яңгырап торды. Яшь минзәләлеләрне һәм аларның ата-аналарын төрле уеннар, аттракционнар, асфальтта рәсемнәр конкурсы, спорт ярышлары, викториналар көтте. Берничә ел инде балалар коляскасы парады үткәрү традициягә керде. Иң креатив автотранспорт чарасына уннан артык гаилә көрәште. Оригиналь автотранспорт җиңүчеләрен кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Бу көнне язның соңгы аенда беренче тапкыр әти-әни булганнарны котладылар. Тантаналы шартларда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова ике гаиләгә беренче документ – туу турында таныклык тапшырды. Шулай ук өченче балалары туган гаиләләрне котлады. Социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Мясникова күп балалы гаиләләргә удостоверение, пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина икенче балалары туган өч гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырды.