Сарман районында балачак бәйрәме

2018 елның 1 июне, җомга

1 июнь халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Сарман авылында Татар Илеге ял паркында “Балачак – бәхет иле” дигән зур бәйрәм үткәрелде.

Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә районның барлык оешмалары катнашты. Әкият геройлары балаларга төрле кызыклы уеннар уйнаттылар, балалар өчен иң матур җырлар, биюләр башкарылды. Балаларның бәхетле балачагы өчен тырыш хезмәт куючылар, төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулаган балалар, иҗади гаиләләр бүләкләнде, ана (гаилә) сертификаты тапшырылды. Көн салкын булуга карамастан, бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International