Баулыда Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 1 июне, җомга

 «Балачак Планетасы» бәйрәм программасы Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Ул М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты концертлар залында узды.  Мәдәният йорты фойесында арт-галерея, «Әдәби бакча» фестивале,  кул эшләнмәләре күргәзмәсе, аквагрим эшләде.  Концерт залында спорт һәм иҗади конкурсларда  актив катнашучыларны  һәм җиңүчеләрне котладылар.

Әлеге бәйрәм кысаларында район Башлыгы Рамил Хәкимулла улы Гатиятуллин Баулы районы яшь гражданнарына паспортлар тапшырды һәм Зур гаилә уеннары "ГТО бөтен гаилә белән"  республика этабында җиңгән Тухбатуллиннар гаиләсен котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International