Баларны яклау көне уңаеннан уздырылган чарада Кайбыч районының өч гаиләсе “Бала тартмасы” алды

2018 елның 2 июне, шимбә

Бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты.

«Бала тартмасы» — “Синең файдага” хәйрия фонды проекты. Программаның максаты - авыр тормыш хәлендә калган: күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ялгыз аналарга тигез старт мөмкинлекләре бирү. Бу тартмада яңа туган сабый өчен,  туган көннән  алып алты айга кадәр кием-салым, юрган, җылы конверт, пеленка, аксессуарлар - барлыгы 29 позиция, һәм сөт продукциясенә 100 сумлык 10 сертификат бар. Иске Чечкаб авылыннан Лилия һәм Ришат Кәлимуллиннарга, Кошманнан Алисә һәм Рәмис Җәләлиевларга, Симәки авылында яшәүче Елена Һәм Денис Ивановларга  район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин элеге тартмаларны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International