1 июнь - Балаларны яклау көнендә – Менделеевск районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Коляскалар парады” дип исемләнгән конкурс уздырды. Әти-әниләр бала арбаларын бизәгәндә барлык осталыкларын эшкә җиккәннәр. Берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән коляскаларны караганнан соң, жюри җиңүчеләрне игълан итте. Нәтиҗәдә төп бүләкләргә Килиннар, Ефремовлар, Филатовлар һәм Тихоновлар гаиләләре лаек булды.