Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, Халыкара балаларны яклау көнендә, яңа туган сабыйларны хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Бүгенге көндә районда 2251 күп балалы гаилә яши. Аларның саны елдан-ел арта бара. 2018 елның биш ай нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәрендә 1000 бала туды. Шулар арасында 406 гаиләдә - икенче бала, 171 гаиләдә - өченче бала, 30 гаиләдә – дүртенче бала туа. Ә 10 гаиләдә игезәкләр дөньяга килде.
Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Әмирова Гүзәл Рәис кызы бәйрәмгә килгән гаиләләрне котлап, аларга сәламәтлек, иминлек теләп, бала туу турында таныклык белән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырды.
Гаиләдә бала туу – зур бәхет һәм зур җаваплылык. Әти-әниләр балаларын йөрәк җылысы белән тәрбияләп, яңа буын гражданнарын устерерләр дип ышанабыз.