Чистай муниципаль районында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булды

2018 елның 1 июне, җомга

      2018 нче елның 1нче июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре  Чистай шәһәренең “Чистай” мәдәни - күңел ачу үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырдылар.

      Хезмәткәрләрнең һәм туганнарының балалары  балачакка  багышланган шигырьләр укыдылар, үз гаиләләрендә булган  мавыктыргыч хәлләр турында сөйләделәр. Күңелле аттракционнар, чәй эчү һәм бүләкләр  бәйрәмдә катнашучыларга шатлык, онытылмаслык кәеф өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International