Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, Балаларны яклау көненә багышланган, хокукый дәрес

2018 елның 1 июне, җомга

        Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Сабый бала телендә» проекты старт алды.

         Проект кысаларында ГХАТ Идарәсе белгечләре №7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрделәр. Балалар гаилә, никах, бала хокуклары төшенчәләре белән таныштылар,  төрле табышмаклар чиштеләр.

         Дәрес ахырында «Бәхетле гаилә» темасына балалар һәм идарә хезмәткәрләре аппликация ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International