Бала- ул тормышыбызның мәгънәсе, ата-ананың дәвамчылары һәм илебезнең якты киләчәге. 1 июнь – Бу көн тулысынча тормышыбызның яме булган кечкенә балаларыбызга багышлана.
29 май көнне Ильдар Исмәгыйль улы һәм Резеда Азат кызы Гимадиевлар гаиләсендә өченче бала булып нәни сабыйлары – Ризван дөньяга аваз сала. 01 июнь көнне Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә нәни сабыйның туу теркәлде. Кама Тамагы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова шушы истәлекле вакыйга белән котлады һәм баланың беренче документы- туу турында таныклык тапшырды, шулай ук ТР Президенты Р.Н. Минниханова исеменнән котлау открыткасы һәм 2018 елның 27 апрель көнне никахлашкан Алексей һәм Алия Рыбаковлар гаиләсе калдырган йомшак уенчык тапшырды.