2018 елның 2 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» проекты кысаларында традицион шимбә дәресе узды.
«Эйдос» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү Үзәге директоры Екатерина Юртаева парлар белән гаиләдә беренче елда нинди проблемалар барлыкка килә алуы турында сөйләде. Статистика буенча, иң күп аерылышучылар саны беренче елга туры килә.
Дәрес барышында психолог парларга киңәшләр бирде, парлар актив фикер алышты.