2018 елның 5 июнендә Тәтеш шәһәрендә Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” конкурсы үткәрелде. “Нечкәбил” – ул бик бәхетле гаиләләр иҗаты. Нәкъ менә шул хакта, Изольда Павел кызы Жуйкова үз сүзен әйтте. Дүрт районнан алты гаилә, үзләренең гаилә гореф-гадәтләрен сөйләделәр. Буа районын Илнар һәм Зөхрә Талиповлар яклады. Конкурста катнашкан гаиләләр бөтенесе 2018 елның сентябрь аенда уздырылачак полуфиналга уздылар.
5 июньдә Тәтеш муниципаль районында “Нечкәбил -2018” конкурсына сайлап алу туры булды.
Традиция буларак кунакларны культура йорты алдында районның артистлары каршы алды. Конкурсның бу этабында тирә-як районнардан 6 гаилә катнашты. Тәтеш районы башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыпович, мәртәбәле кунаклар Забегина Татьяна Вениаминовна, Жуйкова Изольда Павловна тамашачыларны һәм катнашучыларны сәләмләделәр.
Бу чарага 30 ел бергә гомер иткән Кокиннар һәм Гафуровлар гаиләләре чакырылган иде.
1978 елның 5 июньдә Әгерҗе районы Мукшур авылында Әнсәрия Касыйм кызы һәм Мирзәлиф Миргазиз улы Харасовлар гаиләсе барлыкка килә. Гаиләдә бер-бер артлы балалары: 1979 елда уллары Ленар,1981 елда кызлары Лилия һәм 1986 елда төпчек кызлары Гөлия туа. Дус-тату ,хезмәт сөючән гаиләдә тәртипле,намуслы балалар тәрбияләнде.Әти-әниләр балаларын үзләренең үрнәгендә зурларга ихтирамлылык,хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр.
5 июнь 2018 нче ел көнне Әгерҗе районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тантаналы төстә яшьь әни- Ганина Диана Алнур кызынын бәхетле мизгеле- Ижау шәхәрендә туган йөзенче баланың әнисе булу белән тәбрикләде. Артемны тантаналы тәстә теркәделәр. Бала туу гаиләдә иң истә кала торган вакыйга. Бу- зур бәхет, зур җаваплылык, бу- язмыш бүләге. Бала туу хатын- кызга әни булу бәхете бүләк итә.
Җәйнең беренче көне кечкенә халык – балалар өчен икеләтә бәйрәм – аларны Халыкара яклау көне дә, каникуллар да башланып китә бит.
2018 елның май аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 307 яңа туган сабый теркәлгән
Туйлар сезонын башлап җибәрү алдыннан, гадәттәгечә, Алабуга районы ЗАГС бүлегендә әзерлек эшләре алып барыла. Бина эчендә косметик ремонт, тышкы территориядә исә матур итеп чәчәкләр утыртыла.
ЗАГС килгән кунаклар күңелендә матур истәлекләр калдырырга тиеш.
Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүче Миңсылу апа Асылгареевага 95 яшь тулды. Үзенең күркәм юбилеен күп балалы ана, тыл хезмәтчәне иң якын кешеләре белән билгеләп үтте. Миңсылу апа тормыш иптәше Хәбебетдин белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аның янында 13 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.
31 майдан 2 июньгә кәдәр Теләчедә муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар җыелма командалары волейбол буенча ярышларда көч сынаштылар. Әлки районы командасы авыл районнары арасында өченче урын яулады. Быел да ГХАТ бүлеге начальнигы Халиуллина Э.Ф. да җиңүгә үз өлешен кертте.
Июнь – туйлар өчен иң уңышлы ай. Урамда инде җылы, гөлләр чәчәк ата һәм хуш ис тарата, шул ук вакытта җәйге эсселек әле дә борчымый. Халык сынамышлары буенча елның бу ае гына яшьләргә гомер буена «баллы ай» гарантияли. Быел үз никахларын Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге бинасында төркәүче ике парга беренче июнь көнендә һава торышы кинәт күңелле сюрприз - «беренче җәйге кар» китерде. «Туй көнне кар һәм яңгыр яуса бик бай һәм бәхетле тормышка юрала!» - дип әйтелә.