100 бала

2018 елның 5 июне, сишәмбе

5 июнь  2018 нче ел көнне Әгерҗе районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге тантаналы төстә яшьь әни- Ганина Диана Алнур кызынын бәхетле мизгеле- Ижау шәхәрендә туган  йөзенче баланың әнисе булу белән тәбрикләде. Артемны тантаналы тәстә теркәделәр.  Бала туу гаиләдә иң истә кала торган вакыйга. Бу- зур бәхет, зур җаваплылык, бу- язмыш бүләге. Бала туу хатын- кызга әни булу бәхете бүләк итә.  Гатиннар гаиләсе өчен Артем туу да берсүзсез шатлыклы вакыйга. Артемга беренче документ-туу турында таныклыкны,  әнисе Диана Алнур кызына Әгерҗе районы гражданлык  хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гайфуллина Гөлнара Марсель кызы тапшырды. Тантаналы төстә бу гаиләгә бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International