ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

      Өч игезәк бала туу – Чаллы шәһәрендә сирәк хәл.  Яр Чаллы шәһәрә  ГХАТ  идарәсе  хезмәткәрләре өч игезәк бала тууын теркәделәр.

     Анна һәм әтиләре Станислав Куровлар гаиләсендә – өч игезәк бала - Вера, Надежда, Игнат  дөньяга киләләр. Соңгы тапкыр Чаллы шәһәрендә өч игезәк бала туу 2016 елда була.  Соңгы биш елда, бала тудыру йортында биш “өч игезәкләр” туган. Ә ике игез балалар һәр елны йөз пар тирәсендә дөньяга киләләр.

12 июньдә безнең илебез мөһим бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Борис Ельцин указы белән 1994 елда Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты Декларациясе кабул ителгәннән бирле билгеләп үтелә. 2002 нче елга кадәр шундый исем, аннары Россия көне дип кенә йөртелә башлый.

Шушы бәйрәм алдыннан ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булды. Унике яшүсмергә төп документны Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы тапшырды.

      Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары     белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды.

2018 елның 06 июнь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 4 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек теләде.

Мамадыш районының хөрмәтле гаиләсен 65 ел иңне-иңгә куеп гомер итүләре белән район башлыгы Анатолий Иванов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина, Спирт заводы директоры Рамил Фәттахов өйләренә барып шәхсән тәбрикләделәр. Хөрмәтле кунаклар истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хаты, җылы сүзләр белән юбилярларның күңелләрен күрделәр. Рамил Шәрипович өчен әлеге гаилә аеруча кадерле.

Түбән Әлки авылында яшәүче Мәгсүм абый Шариповка 90 яшен тутырды. Аны   90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбилярга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галимуллин тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Мәгсүм абыйга җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2018 нче елның 6 нчы июнендә 300 нче балага  дәүләт теркәвен  үткәрделәр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе   Җәләлова Д.Н.  бәхетле атага ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 5 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә нигезләре» дәресләре нәтиҗәләре буенча брейн-ринг узды.

2018 елның 5 июнендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Рыбокова җитәкчелегендә үлем мәсьәләләренә кагылышлы сораулар комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышка үлемне теркәү сроклары, үлемнең сәбәпләре хакында чыгыш ясалды. ЗАГС бүлегенең 2017-2018 елга үлемне теркәү статистикасы каралды.

       Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Аверченко гаиләсенең алтын туйлары билгеләп үтелде.

       Тантаналы чараны жылы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән шәһәребезнең ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова ачып җибәрде. Юбилярларны котларга дип аларның дус-туганнары да килгән иде. Борис Егорович белән Раиса Ивановна өчен иң көтелмәгән сюрприз булып Санкт-Петербург шәһәрендэ яшәүче оныклары исеменнән видеоязма булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International