Мамадышның Миннегаләм һәм Миннула Әгълиуллиннар гаиләсе “тимер” туйларын билгеләп уздылар

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Мамадыш районының хөрмәтле гаиләсен 65 ел иңне-иңгә куеп гомер итүләре белән район башлыгы Анатолий Иванов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина, Спирт заводы директоры Рамил Фәттахов өйләренә барып шәхсән тәбрикләделәр. Хөрмәтле кунаклар истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хаты, җылы сүзләр белән юбилярларның күңелләрен күрделәр. Рамил Шәрипович өчен әлеге гаилә аеруча кадерле. Ни өчен дигәндә, Миннулла абый гомер буе Спирт заводында склад мөдире булып хезмәт куйган, ә Миннегаләм апа барда цехында белгеч булып эшләгән. Ул елларны алар сагынып искә алдылар.

Сүз уңаеннан, үрнәк тормыш юлы күрсәткән парларыбыз 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 8 онык белән 6 оныкчыкның үзләренә карата булган җылы мөнәсәбәтләренә кинәнеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International