Чистай районында өч йөзенче бала теркәлде

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2018 нче елның 6 нчы июнендә 300 нче балага  дәүләт теркәвен  үткәрделәр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе   Җәләлова Д.Н.  бәхетле атага ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Александр һәм Евгений Урмаевлар ЗАГСның матур открыткалары һәм зур булмаган бүләкләр - имезлек тоткыч, сабый тиресен  карау өчен кирәк булган  косметик чаралар белән бүләкләнделәр.

Прохор - аларның икенче балалары, ә аның тууы Чистай районында 300 нче булып теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International