Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Аверченко гаиләсенең алтын туйлары билгеләп үтелде.
Тантаналы чараны жылы котлау һәм рәхмәт сүзләре белән шәһәребезнең ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова ачып җибәрде. Юбилярларны котларга дип аларның дус-туганнары да килгән иде. Борис Егорович белән Раиса Ивановна өчен иң көтелмәгән сюрприз булып Санкт-Петербург шәһәрендэ яшәүче оныклары исеменнән видеоязма булды.
Аверченко гаиләсенен мәхәббәт тарихы 1968 елда башланып китә. Тәкъдирләре шулай язылган күрәсең, яшь Борис белән Раиса Ростов өлкәсенең Шахта шәһәренә һәммәсе үз йомышы белән килә. Ул вакытта Раиса Шахта шәһәренең тау техникумында бухгалтерга укый, ә Борисның шахтада электровоз машинисты булып эшләп йөргән чагы.
Февраль аеның йолдызлы бер кичендә Культура сараенда яшьләр бер-берсен күреп алалар. Күтәренке күңелле, шат, актив кыз Бориска шунда ук ошый. Мәхәббэт хисе яшь йөәркләрне шунда ук яулап ала, өч айдан соң Борис белән Раиса язылышалар да.
Бераздан дөньяга беренче сабыйлары Светлана туа. Күп тә үтми, яшь әтине армиягә алалар. Раиса куркып калмый, ул үзен кызларын тәрбияләүгә багышлый. Алар хәтта армиягә этиләре янына да барып киләләр. Соңрак тагын бер кызлары Ольга дөньяга килә.
70-нче еллар башында Аверченко гаиләсе «КамАЗ» заводы төзелешенә килә. Узләренең хезмәт юлын алар технологик җихазларын ремонтлау һәм шулар буенча хезмәт күрсәтү идарәсендә башлап жибәрәләр. Борис Егорович «КамАЗ» автогигантынын баш механигы шоферы булып, ә Раиса Ивановна гади бухгалтердан баш бухгалтерга кадәр юл үтә.
Хәзерге вакытта Борис Егорович белән Раиса Ивановна өч оныклары һәм ике оныкчыкларын үстерүдә ярдәм итәләр, бакчаларын карарга яраталар. Бакча участоклары экияттәге бакчага охшаган, үзенең остаз куллары белән Борис абый узе төзегән бакча бит ул! Раиса Ивановна шул матурлыкны саклап, аңа тагын да күбрәк ямь биреп, сокландыргыч чәчәкләр үстерә.