Түбән Әлки авылында яшәүче Мәгсүм абый Шариповка 90 яшен тутырды. Аны 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбилярга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галимуллин тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Мәгсүм абыйга җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр.