Харасовлар гаиләсе юбилей бәйрәм итә

2018 елның 5 июне, сишәмбе

   1978 елның 5 июньдә Әгерҗе  районы Мукшур авылында Әнсәрия Касыйм кызы һәм Мирзәлиф Миргазиз улы Харасовлар гаиләсе барлыкка килә. Гаиләдә бер-бер артлы балалары: 1979 елда уллары Ленар,1981 елда кызлары Лилия һәм 1986 елда төпчек кызлары Гөлия туа. Дус-тату ,хезмәт сөючән гаиләдә тәртипле,намуслы балалар тәрбияләнде.Әти-әниләр балаларын үзләренең үрнәгендә зурларга ихтирамлылык,хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр.

      Балалары өчесе дә югары белем алып үз гаиләләре белән яшиләр. Үзләре дә әти-әниләр.Харасовларның алты оныклары бар.

Мирзәлиф Миргазиз улы Татарстан Республикасы  Әгерҗе муниципаль районы Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы,Әнсәрия Касыйм кызы -лаекы ялда,гаилә учагын саклый.

   Харасовлар гаиләсе шатлык кайгыларны бүлешеп,40 ел бергә дус һәм ныклы гаиләне саклап яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International