Баулы районы Кызыл Яр авылында яшәүче Миңсылу апа Асылгареевага 95 яшь тулды. Үзенең күркәм юбилеен күп балалы ана, тыл хезмәтчәне иң якын кешеләре белән билгеләп үтте. Миңсылу апа тормыш иптәше Хәбебетдин белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аның янында 13 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар.
Юбилярны муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Кызыл Яр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина һәм «Кызыл-яр» җәмгыяте вәкиле котладылар. Алар ветеранга президент Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.