2018 елның 5 июнендә Тәтеш шәһәрендә Республика күләмендә уздырылган “Нечкәбил” конкурсы үткәрелде. “Нечкәбил” – ул бик бәхетле гаиләләр иҗаты. Нәкъ менә шул хакта, Изольда Павел кызы Жуйкова үз сүзен әйтте. Дүрт районнан алты гаилә, үзләренең гаилә гореф-гадәтләрен сөйләделәр. Буа районын Илнар һәм Зөхрә Талиповлар яклады. Конкурста катнашкан гаиләләр бөтенесе 2018 елның сентябрь аенда уздырылачак полуфиналга уздылар.