5 июньдә Тәтеш муниципаль районында “Нечкәбил -2018” конкурсына сайлап алу туры булды.
Традиция буларак кунакларны культура йорты алдында районның артистлары каршы алды. Конкурсның бу этабында тирә-як районнардан 6 гаилә катнашты. Тәтеш районы башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыпович, мәртәбәле кунаклар Забегина Татьяна Вениаминовна, Жуйкова Изольда Павловна тамашачыларны һәм катнашучыларны сәләмләделәр.
Бу чарага 30 ел бергә гомер иткән Кокиннар һәм Гафуровлар гаиләләре чакырылган иде.