2018 елның 2 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә шимбә инструктажы узды. Булачак кияүләр һәм кәләшләр никах теркәү тантанасы ничек узасын күрделәр, туй көнендә нинди документлар тапшыралачагын белделәр, идарәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.