Әлмәт муниципаль районында туучылар саны шактый югары. 11 ел буена гаиләләргә дәүләт ярдәме буларак Ана капиталы, сабыйлар һәм ата-аналарның тормыш сыйфатларын арттыру өчен юнәлдерелгән.
Шушы еллар дәверендә безнең районда Ана капиталы алу өчен 15 меңгә якын гаилә сертификатлар алды.
2018 елның 1 июнендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә пенсия фонды Идарәсе житәкчесе Якупова Фая Атлас кызы, алты гаиләгә Ана капиталы алу өчен сертификатлар тапшырды.
Шулай ук туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларның берсе -авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бирелә торган түләүләр.
Республика матди ярдәм үзәгенең Әлмәт шәһәре бүлеге мөдире, Миннигулова Луиза Шәфәгәт кызы Гоняева Анастасия Олег кызына да, шушы түләүләрне алуга сертификат тапшырды. 2018 елнын 18 маенда Гоняевлар гаиләсендә Владислава исемле кызлары туа.
Кунаклар катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлап, аларның барысына да сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт теләделәр.