2018 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бу бәйрәм көнендә ун Яшел Үзән гаиләсе, аларда икенче, өченче һәм аннан соңгы туган балаларга ана (гаилә) капиталына сертификат алдылар.
Яшел Узән шәһәре, Яшел Узән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе урынбасары Марат Хафизов котлады, бәхетле ата-аналарны иң мөһим һәм шатлыклы вакыйга - бала тууы белән котлады һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлек теләде. Аннан соң тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырганда, Марат Раис улы, ана капиталы акчаларын нинди максатка җибәрергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бирде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм чарасында катнашучы балаларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга матурдан-матур рәсем ясау дәфтәрләрен буләк иттеләр.
Шулай ук ата-аналар белән алар тормышындагы бу шатлыклы вакыйганы, аларның дуслары һәм якыннары уртаклашты.