Азнакай шәһәрендә зур балачак бәйрәме барлык мәйданчыкларында һәм паркларда булып узды. Ә кич белән татар эстрады артистлары катнашында, шәһәрнең Татарстан мәйданында хәйрия концерты узды. Хәйрия чарасыннан кергән акча яман шеш белән көрәшүче 2 баланың гаиләләренә тапшырылды.
Азнакай муниципаль район башкарма комитет ГХАТ бүлеге коллективы изге эштән читтә калмады һәм актив катнашты. Барлык катнашучыларга «Мин балаларга булышам» дигән, йөрәк төшкән, истәлекле тасма бирелде.