ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2019 ел
җомга

Әгерҗе муниципаль районы Район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып үтте. Бәйрәмдә гаилә тормышында иң лаеклыларны: бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләп китүче Леонид һәм Валентина Утехиннарны, 30 еллык юбилейларын бәйрәм итүче Анвар, Раушания Гимрановларны, Венера һәм Раушат Касыймовларны, 25 еллык юбилейлары белән Инсаф, Ләйсирә Мухаматдиновларны хөрмәтләделэр. Район башлыгы исеменнән бу гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 2019 елның 7 мартында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Строкиннар гаиләсе Александр улы Владимир һәм Степан кызы Лидия алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.

 Алтын юбилярлар Владимир Строкин һәм Лидия Строкиналарны котлау оныклары никахларын теркәү көнендә узды. Яшь парларга алтын юбилей көнендә аларның оныклары үзләренең никахларын теркәп, матур гаилә традициясенә әверелсеннәр иде.

 

Кадерле Татарстан хатын-кызлары! Әниләр, әбиләр, кызлар, дуслар, хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март белән котлыйбыз!

Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, мул тормыш, теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез! Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре сезнең белән һәр гаилә өчен мөһим булган вакыйгаларны уртаклашырга һәрвакыт шат: никахлашу, балалар һәм оныклар тууын теркәү, бергә гаилә юбилейларын бәйрәм итү…

Яшь парлар арасында язылышу тантанасын үзенчәлекле көндә үткәрү зур популярлык белән куллана.


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

7 март көнне Апас район мәдәният йортында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узган тантанада “Ана даны“ медальләре тапшырылды. Медаль – күп балалы үрнәк хатын-кызның горурлыгы.  Әлеге медальләргә Тутай авылыннан Гөлназ Гыйсмәтуллина һәм Иске Йомралыдан Алия Мостафина лаек булдылар. Олы бүләкне Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов тапшырды. 

2019 нчы елның 7 мартында  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 10 гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Василий улы Максимов  котлады.

Бала туу гомер-гомергә тормышта иң зур шатлык булган шул. Март кояшы җирне җылы нурлары белән юмарт коендырган бер көндә без Бибай Чаллысына, әнә шундый сөенеч белән тулы Самат һәм Гөлия Шәйдуллиннар өенә юл тоттык. Бу гаиләне уникаль дисәң дә була, яшь әни – 24 яшьлек Гөлия күптән түгел бишенче баласын тапты! Бәби туе белән котлап, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков бүләкләр белән дә килгәннәр иде. Самат белән Гөлиягә барыбыз да ихластан балаларын исән-имин үстерүләрен, әле тагын да артуларын теләдек. Мондый ишле, эшчән, матур гаиләләр күбрәк булган саен, илебез дә куәтлерәк, ныграк буласы бит.

    2019 елның 7 март көнендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бинасында 6 гаиләгә ана (гаилә) капиталы исемендәге дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада Лениногорск шәһәренең муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең вазиваларын башкаручы Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы һәм шәһәренең РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Исламова Айгөл Әхмәтислам кызы һәм Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы катнашты.

Традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 13 кызга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды. Россиянең яшь гражданнары үзләренең беренче мөһим тормыш документларын Азнакай районы район Советы Аппараты җитәкчесе Хәлиуллин Айдар һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге начальнигы Газизова Эльвира кулыннан алдылар. Тантаналы чарада әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар катнашты. Алар да яшьләргә җылы тәбрикләү сузләрен җиткерделәр.

Базарлы Матакта яшәүче Рафаэль һәм Зөлфия Ибәтуллиннар менә 50 ел инде иңгә-иң куеп, райондашларга үрнәк булып гомер итәләр. Аларның икесе дә Әлки ягында мәгълүм,  уңган-булдыклы кешеләр. Рафаэль Cәмигулла улы гомерен авыл хуҗалыгына багышлады, совет чорында иң алдынгы җитәкчеләрнең берсе булды. Ә аннары озак еллар “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә эшләде. Зөлфия ханымны да әлкилеләр әйбәт белә. Ул банк системасында уңышлы эшләде, акыллы, сабыр, итәгатьле буларак абруй казанды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International