2019 елның 7 нче март көнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Тантанага икенче балалары туган 3 бәхетле гаилә чакырылган иде. Арча һәм Әтнә районара пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе Нурмөхәмәтова Р.И. әти-әниләрне бу шатлыклы вакыйга белән котлап документларын тапшырды һәм сертификатны ничек һәм нәрсәгә кулланып булуын аңлатты. Сертификат ияләренә бүләкләр тапшырылды. Гаиләләргә бәхетле озын гомер, нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.
2019 нче елның 9 март көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 25 ел бергә гомер кичерүче Терентьевлар гаиләсе чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар. Юбилярлар бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып, киләчәккә яшь буынга теләкләрен җиткерделәр.
8 март бәйрәме иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Ә Тәтеш районында яшәүче ике гаилә өчен бу икеләтә бәйрәм. Чөнки, бу көнне Кудашовлар гаиләсендә нәни кызлары Ксюша һәм Гудковлар гаиләсендә уллары Владимир дөньяга аваз салалар.
Сигезенче март – иң романтик бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Бәйрәм көннәрендә 2018 елның 9 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә искиткеч пар – Илнур һәм Айзирә Сабировлар үз гаиләләрен корды. Яшь парга беренче гаилә документы – өйләнешү турында таныклык тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш.Магалимова барлык катнашучыларны бәйрәмнәр белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
2019 елның 9 мартында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 60 һәм 45 ел бергә яшәгән юбилярларны котлау тантанасы узды. “ Бриллиант юбилярлар” Насыбуллин Хәлим Хәбибулла улы һәм Фирдәүсә Әхмадулла кызы, “Сапфир юбилярлар” Залялютдиновлар Шамил Закир улы һәм Накыя Минһаҗ кызы гаиләләре бу чарада катнаштылар
Бала туу-һәр гаилә өчен шатлыклы вакыйга. Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 200 нче бала тууы теркәлде. Ата-аналар кызны Асель исеме белән шелтәли, бу «татлы», «бал кебек», «Көнчыгыш балы»дигәнне аңлата. Асәй Азизовлар гаиләсендә беренче бала. ГХАТ бүлеге баш белгече Полина Сухих бәхетле әтине бала туу белән котлады һәм Асельнең беренче рәсми документын-туу турында таныклык тапшырды.
2019 елның 9-нчы март көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре Дəвлетгәрәевлар гаиләсенә туу турында таныклык һəм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиулы Миннихановтан котлау хатын тапшырдылар.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшыру булып узды. Анда Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Вазыхов Наиль Альберт улы катнашты. Аскарова Хәкимә, Кашина Айгөль, Исмәгыйлева Гөльназ, Кудалова Алена сертификатка ия булдылар.
Виталий Иванович һәм Валентина Гавриловна 50 ел бергә таңнар каршылыйлар һәм озаталар. Тормыш бүләкләренә һәм сюрпризларына бергә сөенәләр, авыр минутларда бер-берсенә ярдәм итәләр... хатынының алтын характеры һәм иренең тимер түземлеге аларның гаилә озынлыгының нигезе булып тора. Алтын юбилярларны һәм аларның туганнарын шундый матур вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлек, энергия, иминлек телибез! Гаилә тормышының озын гомерле булуы буыннан-буынга аларның балалары, оныклары Һәм оныкчыклары өчен үрнәк булып торсын!
Тантана районда балалар тууын, әниләрне данлауга багышланган район телевидениесе тарафыннан әзерләнгән кино белән башланып китте. Әлеге тантананың мәртәбәле кунаклары - районның төрле өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларыбыз, районның ак яулыклы апалары иде. Ак яулыклы әниләр, әбиләр, районның 500 уңган хатын-кызы район Башлыгы Э.Н.Фаттаховның котлавын кабул итеп алды. Җыр-биюләргә уралып барган әлеге чарада авыл җирлекләре, оешмаларда эшләүче хатын-кызларның кул эшләреннән күргәзмә әзерләнде.