Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшыру булып узды. Анда Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Вазыхов Наиль Альберт улы катнашты. Аскарова Хәкимә, Кашина Айгөль, Исмәгыйлева Гөльназ, Кудалова Алена сертификатка ия булдылар.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәмАпас районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илҗмир Гильмутдинов аңлатмалар биреп узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.