2019 елның 9 мартында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 60 һәм 45 ел бергә яшәгән юбилярларны котлау тантанасы узды. “ Бриллиант юбилярлар” Насыбуллин Хәлим Хәбибулла улы һәм Фирдәүсә Әхмадулла кызы, “Сапфир юбилярлар” Залялютдиновлар Шамил Закир улы һәм Накыя Минһаҗ кызы гаиләләре бу чарада катнаштылар. Һәр парны балалары, оныклары, туганнары һәм якыннары җылы һәм дулкынландыргыч сүзләр белән котладылар. Чара чын күңелдән узды. ГХАТ бүлеге баш специалисты Эльвина Садриева «Бриллиант» һәм “ Сапфир” юбилярларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, әлбәттә, барысы да истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.