Актаныш муниципаль районында 8 март хатын-кызлар көненә багышланган тантана үтте

2019 елның 8 марты, җомга

Тантана районда балалар тууын, әниләрне данлауга багышланган район телевидениесе тарафыннан әзерләнгән кино белән башланып китте. Әлеге тантананың мәртәбәле кунаклары - районның төрле өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларыбыз, районның ак яулыклы апалары иде. Ак яулыклы әниләр, әбиләр, районның 500 уңган хатын-кызы район Башлыгы Э.Н.Фаттаховның котлавын кабул итеп алды. Җыр-биюләргә уралып барган әлеге чарада авыл җирлекләре, оешмаларда эшләүче хатын-кызларның кул эшләреннән күргәзмә әзерләнде. Хатын-кызларыбызның үзләре әзерләгән чәк-чәге, чиккән мендәрләре, сөлгеләре элеккеге милли традицияләребезгә алып кайтты. Әлеге чарада ЗАГС бүлеге каршында менә инде 6 нчы ел рәттән эшләп килүче гаилә дәресләренең актив членнары- районыбызның өлкән психологы Ф.Шәйгәрданова, район мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе З.Закировалар район Башлыгының рәхмәт хатына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International