Сигезенче март – иң романтик бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Бәйрәм көннәрендә 2018 елның 9 мартында Мөслим районы ГХАТ бүлегендә искиткеч пар – Илнур һәм Айзирә Сабировлар үз гаиләләрен корды. Яшь парга беренче гаилә документы – өйләнешү турында таныклык тапшырылды, аны алтын туйга кадәр саклау бурычы йөкләнде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш.Магалимова барлык катнашучыларны бәйрәмнәр белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.